Contact Info

img

Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортларында 50 меңгә якын түләүле урынны кыскарткан.

Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Хәзерге вакытта 47 мең, ягъни тиешле исемлектә билгеләнгән әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләр буенча түләүле урыннар санының 13% ы кыскартылган», — дип күрсәттеләр министрлыкта.

Чаралар күбесенчә дәүләтнеке булмаган секторга һәм икътисад, юриспруденция, реклама, җәмәгатьчелек белән элемтә кебек юнәлешләргә кагылган.