Contact Info

img

Бурятия башлыгы Алексей Цыденов Дәүләт Советы президиумы утырышында Россия Президенты Владимир Путиннан аяк-кулларына зыян килгән СВО ветераннарына автобус руленә утырырга рөхсәт итүне сораган, дип яза “ТАСС”.

Цыденов әйтүенчә, заманча реабилитация чаралары һәм транспортны идарә итүне автоматлаштыру яралы ветераннарга, бернинди куркыныч тудырмыйча, автобус белән идарә итү мөмкинлеге бирә. Ләкин хәзер алар бары тик “В” категориясенә керүче транспорт – ягъни җиңел машиналар белән генә идарә итә ала, ә “С” һәм “Д” категорияләре ветераннар өчен “буй җитмәслек” булып кала.

Бурятия башлыгы билгеләп үткәнчә, ветераннарга калган категорияләргә дә рөхсәт бирү берьюлы ике бурычны хәл итү: автобус йөртүчеләргә кытлыкны киметү һәм махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыру мөмкинлеге бирәчәк.

Related