Contact Info

img

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлда артык аруның куркыныч булуын искәртте һәм транспорт белән идарә иткәндә мәҗбүри ял кагыйдәләрен яңадан хәтергә төшерде.

Элегрәк төнге юлдан кайтканда йоклап китү сәбәпле булган үлем белән тәмамланган ике юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән иде. Бер очракта «Лада Гранта» йөртүчесе тракторга бәрелеп, авариядә катнашучыларның барысы да һәлак булган. Икенчесендә Hyundai йөртүчесе 2 мең чакрым ялсыз юл үткәннән соң йоклап китеп, йөк машинасына бәрелгән — нәтиҗәдә машинадагы кешеләр урында ук үлгән.

ЮХИДИдә билгеләп үтүләренчә, арыганлык реакцияне киметә, игътибарны начарайта һәм руль артында йоклап китү куркынычын арттыра. Бу исә юл хәрәкәте катнашучыларының гомеренә турыдан-туры куркыныч тудыра.

Кагыйдәләр буенча, машина йөртүчегә:

* көненә 9 сәгатьтән артык идарә итү тыела;

* 4,5 сәгатьтән соң кимендә 45 минут ял итү мәҗбүри;

* тәүлеккә кимендә 11 сәгать, атнасына 45 сәгать ял каралган.

45 минутлык тәнәфесне 15 һәм 30 минутка бүлү рөхсәт ителә. Аерым очракларда идарә вакыты көненә 10 сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин, ләкин бу атнасына ике тапкырдан да артык булмаска тиеш.

Белгечләр шулай ук озын юлларны алдан планлаштырырга, һәр 2–3 сәгать саен тукталыш ясарга һәм арыганлык билгеләре булганда юлны дәвам итмәскә киңәш итә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.