Республика клиник хастаханәсе табиблары Казанда яшәүче хатын-кызга операция ясап, аны берьюлы берничә чирдән коткарган.
Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. РКБда сөйләп үтүләренчә, узган елда Татарстанның онкология диспансерында әлеге хатын-кызның ашказаны асты бизендәге кистасын алганнар. Берникадәр вакыт узуга, операция “бүләге” – бүсере пәйда булган. Аны ул планлы рәвештә алдырырга уйлаган. Март аенда хатын-кыз корсак куышлыгында бик көчле авырту белән, аппетиты югалган, температурасы бик нык күтәрелгән хәлдә РКБга китерелгән.
2 нче хирургия бүлегендә анда хроник аппендицит ачыклаганнар. Операциядән соң ул, урыныннан күчеп, ялкынсынган. Хирурглар сырхауны тикшерү барышында әле тагын үт куыгында полип, күкәйлекләрендә һәм бавырында киста тапканнар. Бүлек мөдире Ленар Җиһаншин дәвалаучы табиб-хирург Искәндәр Мәрданов белән сырхауга бу проблемалардан берьюлы котылырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, медиклар аның сукыр эчәген, күкәйлекләрендә кистасын, үт куыгын алган, бавырдагы кистасын яндырган һәм бүсерен теккән. Операция сәгать ярым дәвам иткән һәм уңышлы узган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- «Бердәм Россия» СВО катнашучылары өчен эш эзләү платформасын булдырачак
- Аналитик доллар курсының август уртасына ничә сумга кадәр күтәрелергә мөмкин булуын әйтте
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана



