Contact Info

img

«Дрон Экспо – 2026» пилотсыз авиация системалары халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Фәннәр академиясе белән «Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм «Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе идарәсе рәисе Рамил Рәхмәтуллин кул куйды.

Килешү пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендә алдынгы технологияләрне үстерүгә, аларны гамәлгә кертүгә һәм тармакта фәнни-технологик хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән.

«Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе дроннарны эшләү, эксплуатацияләү һәм аларны куллану белән бәйле хәвефләрне киметү өлкәсендә эшләүче белгечләрне берләштерә. Татарстан Фәннәр академиясе белән партнёрлыкның төп максаты – пилотсыз технологияләрне куркынычсыз һәм нәтиҗәле куллану өчен инновацион чишелешләр булдыру.