Contact Info

img
Ашыгып сөйләмәгез: Чумачкада да Сабан туе була

Чынга ашмас вәгъдә биргәндә, якташларыбызның уен-көлке белән “Чумачка Сабан туенда исәпләшербез” дигән гыйбарәсе райондашларга яхшы таныш. Тик ашыгып сөйләмәгез: быел кечкенә Чумачкада да Сабан туе, дөресрәге, Авыл көне үткәрмәкчеләр.

Киләсе атнада район үзәгендә һәм авылларда Сабан туйлары гөрләячәк.

Район үзәгендә Сабан туе 6 июньдә була. Чирмешәнлеләрне һәм кунакларны сәгать 10да стадионда бәйрәм тантанасы ачылуга көтәләр.

Шул ук көнне Урманасты Үтәмеш авылында – “Урман аланы”нда һәм Югары Кәминкәдә – “Бүләк”тә 14 сәгатьтә Сабан туйлары башланачак. Татар халкының милли бәйрәмен Лашман, Иске Кади, Яңа Кади, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә 7 июньдә үткәрмәкчеләр. Бәйрәм чаралары Лашман стадионында – сәгать 11дә, Иске Кадида — су буенда, Утыз Имәндә – “Озын күпер су буенда”, Кара Чишмә авылында “Наратлык”та сәгать 10да башлана.

Иске Үтәмештә (12 июньдә), Кызыл Чишмәдә (27 июньдә), Бәркәтәдә (25 июльдә), Туймәттә (1 августта), Чумачкада (7 августта) Авыл көннәре уздыру планлаштырыла.

автор фотосы