Бу елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Казанда һәм Чаллыда яшәүче 277 күп балалы гаилә җир урынына компенсация алган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында әйтте.
«Узган ел Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелүче җир кишәрлекләрен тиешле инфраструктура белән тәэмин итү өчен 1 миллиард сум – су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юлларның һәркайсына 500 әр миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде», – диде Алексей Песошин.
Ул искәрткәнчә, Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләр өчен җир урынына 200 мең сум күләмендә компенсация түләү дә каралган. «Бу елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, 277 күп балалы гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланган», – диде Алексей Песошин.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






