Иң яхшысы – витаминнарны яшелчә һәм җиләк-җимештән алу. Әмма кайберәүләргә синтетик витаминнарны куллану да кирәк булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» Роспотребнадзорның Мәскәү шәһәрендәге идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Гадәттә спортчыларга һәм эшчәнлеге зур физик киеренкелеккә бәйле булганнарга өстәмә рәвештә витаминнар эчү тәкъдим ителә.
Шулай ук хроник авырулы кешеләр (яки көчле инфекциядән соң), операциядән соң, өлкәннәр (олыгайгач, матдәләр алмашы үзгәрү сәбәпле), балалар һәм үсмерләр (актив үсеш чорында), йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар да шушы категориягә эләгә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






