Contact Info

img

1 апрельдән Казанда беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала. Быел мәктәп бусагасын 15 меңнән артык бала тәүге тапкыр атлап керәчәк.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, почта белән яки мәктәпкә шәхсән килеп тапшырырга мөмкин. Мәктәпләрнең электрон почтасына җибәрелгән гаризалар кабул ителми.

Кабул итү ике этапта уза:

* 1 апрель – 30 июнь: мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче һәм ташламалы хокукка ия балалар өчен;

* 6 июль – 5 сентябрь: буш урыннар калган очракта башка балалар өчен.

Беренче сыйныфка 1 сентябрьгә 6,5 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Кайбер очракларда карар аерым комиссия тарафыннан кабул ителә.

Документлар исемлегенә бала туу таныклыгы, теркәлү урыны турында белешмә һәм, кирәк булса, ташламаларны раслаучы кәгазьләр керә.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.