Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко транспорт министры Андрей Никитин белән әңгәмәсендә шәһәрләрнең автобусларын яңарту, искеләрен файдаланудан алу зарурилыгы турында белдергән.
Бу хакта “ТАСС” яза.
Матвиенко әйтүенчә, җәмәгать транспорты, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләргә карамастан, халыкны иң нык борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Аның сүзләренә караганда, транспортны кайдадыр алыштыру гына проблеманы хәл итми, системалы якын килү кирәк.
“Минемчә, системалырак эшләргә кирәк. Автобусларга килгәндә, 5-6 автобусны гына алыштыру дөрес түгел, проблеманы системалы хәл итү сорала”, – дип басым ясап әйткән ул.
Федерация Советы Рәисе шулай ук транспорт компанияләренең, шул исәптән хосусый компанияләрнең җаваплылыгын арттыру зарурилыгын әйткән.
“Мин базар икътисады ягында, намуслы төстә хосусый компанияләргә эшләү өчен шартлар тудыру ягында. Тик шәһәрләрне иске автобуслардан кичекмәстән арындырырга кирәк. Халык белән шыгрым тулы иске автобусларга бик күп шикаятьләр килә”, – дигән парламентның югары палата рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Related
- Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
- Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерүне күпкә арттырган алдынгылар исәбенә кергән
- Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
- 1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
- Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»






