Contact Info

img
Татарстанда МХОда катнашучы-контрактчыларның гаиләләренә ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр

Контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты вәкилләре: Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсеннән юристлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашты. Очкычсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе – контракт бер елга төзелә һәм автоматик рәвештә озайтылмый.

Аларга тиешле ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләү 2,9 млн сумга кадәр арттырылды – бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә, ә 400 мең сумны министрлык тәэмин итә.

Моннан тыш, әлеге вакытта Татарстанда СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

Татарстанда Очкычсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәт итүгә актив сайлап алу бара. Аларны булдыру турында ноябрь ахырында Очкычсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары, полковник Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә очкычсыз аппаратлар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшләп килде.

Татарстанда хезмәт итү өчен, шул исәптән Очкычсыз системалар гаскәрләренә контракт төзергә теләүчеләр өчен, 117 хезмәте аерым кайнар линия ачты. Анда эләгү өчен 117 номерына шалтыратып, 4 нче төймәгә басарга кирәк. Әгәр кандидат алдан билгеләнгән параметрлар буенча Очкычсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен яраклы булса, аның элемтә мәгълүматлары сайлап алу пунктына белгечкә тапшырыла.

Яңа гаскәр сугышчылары очучы, йөзүче һәм җир буенча пилотсыз хәрәкәт итүче барлык техника белән идарә итәчәк. Бу билгеле «Герань»нар, «Странник» чылбырлы дроннары һәм пилотсыз катерлар. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Очкычсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе – контракт бер елга төзелә һәм автоматик рәвештә озайтылмый. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермиләр, уку-күнекмәләр Татарстанга күрше төбәкләрдә кимендә ике ай дәвам итә.

Очкычсыз системалар гаскәрләренә эләгү өчен компьютер уеннары яратучыларның мөмкинлекләре зуррак, чөнки аларның кул моторикасы яхшы үскән, ә геймерларга таныш интерфейс уку-өйрәнүне тизләтә.

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәт итүгә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) мөрәҗәгать итәргә була: Казан шәһәре, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр 8 800 222 59 00 номерына яки 117 кол-үзәгенең төбәкара номерына шалтыратырга тиеш.