Талантылар икән ветераннарыбыз.
"Традицияләр җебе өзелмәсен" муниципаль халык иҗаты фестивале ул традицион төстә уза торган чара.
Фестивальдә олы яшьтәге артистлар катнашты, алар үзләренең осталыкларын һәм талантларын тамашачыларга күрсәттеләр.
Быел фестиваль Хезмәт батырлыгы һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Мәдәният сарае сәхнәсендә яраткан халык коллективлары һәм төрле буын башкаручылар чыгыш ясады, алар тамашачыларны рус, татар, мордва һәм чуваш телләрендә чыгышлары белән сөендерде.
Артистлар берьюлы сигез номинациядә ярыштылар, традицион халык җырларын да, танылган совет авторлары композицияләрен дә башкардылар. Экспертлар башкаручыларның артистлыгын, номерларның оригинальлеген һәм сәхнә образының матурлыгын исәпкә алып, 60ка якын чыгышны бәяләделәр.
фотолар: Ләйсән Мансурова




