Алар 17 ел бер түбә астында яшәгән.
Быел гыйнвар аенда легендар хоккейчы Павел Буреның хатыны – Чаллы кызы Алинә Хәсәнова (Буре) белән аерылышуы турында мәгълүм булган. 17 ел бер түбә астында яшәп, өч бала үстергән гаилә пары хәзер судта балаларының яшәү урынын билгеләү өчен көрәшә, дип яза «КП-Казань».
Мөнәсәбәтләре тарихына килсәк, алар 2005 елда Төркиядә ял иткәндә танышкан. Кыз егеттән 15 яшькә кечерәк булуга карамастан, үзара бик зур мәхәббәт хисләре кабынган. Хоккейчы гаҗәеп дәрәҗәдә итагатьлелек күрсәткән: кызны очрашуга чакырганчы, иң элек әнисеннән рөхсәт алган, шуннан соң Алинәне гаиләсе белән таныштырган.
2009 елның 10 октябрендә туй булган. Башта – АКШта. Шуннан соң Мәскәүдә бик зурлап үткәргәннәр. Гаилә парының өч баласы – Павел (2013 елда), Палина (әти-әнисе исемнәренең башлангыч иҗекләреннән торган исем – 2015 елда) һәм Анастасия (2018 елда) туган.
Беренче карашка бик бәхетле тоелган гаилә пары хәзер аерылышырга карар иткән. Чираттагы суд тыңлавы 18 февральгә билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





