Contact Info

img

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ягулык салу станцияләрендә телефоннан файдалануны тыю турындагы хәбәрне кире каккан.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, янгын куркынычсызлыгы буенча гамәлдәге таләпләрдә телефоннан файдалануны турыдан-туры тыю юк, МЧС алга таба да мондый тыю кертүне күздә тотмый.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары 1 июньнән әлеге тыюның кертеләчәге турында язган иде. Очраклы гына очкын барлыкка килү куркынычы сәбәпле, АЗСта телефоннан файдаланырга ярамаячагы, терминалда QR-код буенча түләүгә генә бу тыюның кагылмаячагы турында хәбәр ителде.