9 Май көнне митинг, концерт, «Җиңү вальсы» һәм башкалар булачак.
08.00-09.00 сәгатьтә — Кукмара шәһәренең мөселман һәм православ зиратлары территориясендә Дан Аллеясендә булу.
09.00 сәгатьтә — митинг, «Җиңү паркы»нда чәчәкләр салу, веноклар кую.
10.00-10.30 сәгатьтә — оешма-предприятие коллективларының шәһәрнең Ленин урамы буенча йөреше.
10.30 сәгатьтә — Кукмараның Комсомол мәйданында «Җиңү, син һәркемнең йөрәгендә» дип аталган театральләштерелгән митинг.
11.30-12.30 сәгатьтә — районның балалар коллективлары концерты.
14.00-16.00 сәгатьләрдә — Степан Разин, Ворошилов, Гафиятуллин урамнарындагы йортлар янында «Җиңү көне — һәр ишегалдында» акциясе.
18.00-19.00 сәгатьтә — Комсомол мәйданында «Җиңү вальсы» акциясе.
19.00–21.00 сәгатьләрдә — район талантлары катнашында «Җиңү көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты. Махсус кунак — җырчы, махсус хәрби операция Герое Ленур Биктимиров.
21.10-21.40 сәгатьтә — Комсомол мәйданында «Айсберг» яшьләр төркеме катнашында бәйрәм концерты.
21.40 сәгатьтә — Комсомол мәйданында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Кара урман» нәфис фильмын күрсәтү.
0+
Игътибар!
9 май көнне 06.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең Ленин урамы 75нче йорттан («Кыңгырау» балалар бакчасы) Комсомол мәйданындагы светофорга кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.
8, 9 май көннәрендә чаралар уздырыла торган урыннан 200 метрдан да кимрәк ераклыкта урнашкан барлык сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында 08.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен ваклап сату тыела.




