Contact Info

img
«Аферистлар адым саен, күзгә карап алдыйлар»

Хәлил абый акчасыз да, машинасыз да калган иде...

Мошенниклардан зыян күргән Хәлил Фәрдиев турында язманы ярты ел элек бастырган идек. Редакциядә машина йөртүче булып эшләгән 72 яшьлек коллегабызны автомобиль алганда төп башына утырттылар. Хәл бик буталчык иде. Кыскача әйткәндә, пенсионерга арестта булган машинаны сатып җибәрәләр.

Әлмәттә яшәүче ир-ат машина хуҗасы түгел, ул аны Башкортстанда яшәүче Наталья исемле хатын-кыздан ала. Исәпкә куеп тормыйча гына Хәлил Фәрдиев белән шул хатын исеменнән сату-алу килешүе төзи.

«Автомобиль 1 миллион 100 мең сум тора иде. Сатучы ир-ат сату-алу килешүендә 600 мең сумны гына күрсәтүне сорады. Янәсе, машина алганына бер ел да юк, салым түлисе була. «Мәчеткә йөрим, алдашмыйм», – дигәч, аны-моны уйлап тормадым, ризалаштым», – дип искә төшерә ул көннәрне Хәлил абый.

Хәләл көче белән җыйган 1 миллион 100 мең сумлык машина озак вакыт шәһәрдәшебезнең ишегалдында торды. Арест салынгач, инспекторлар туктатса, штраф-стоянкага алып китү ихтималы бар иде.

Машина алганга ел ярым вакыт узгач, ниһаять, бу хәлгә ачыклык керде – авырлык, болганчык юллар үтеп булса да, Хәлил Фәрдиев акчасын тулы күләмдә кайтара алды.

«Тәҗрибәле юристка мөрәҗәгать иттем. Полиция бүлегендә гаризаны кабул итмәделәр, сумма бер миллион гына иде. Аннары прокуратурага яздык, анда судка рөхсәт бирделәр. Юрист мине алдаган ир-ат белән элемтәгә керде, аның турында байтак кына мәгълүмат тупладык. Ул бик яхшы урында эшли булып чыкты, суд юлында йөрсә, андый урыннан куарлар иде, мөгаен. Аның эшне судка кадәр җибәрәсе килмәде, әлбәттә. Миңа якын арада 500 мең сум китерде, калган 600 меңен 3 ай эчендә түләргә вәгъдә иткән иде, инде барлык сумманы кайтарып бетерде. 500 меңен кайтаргач та җиңел суладык, чөнки әлеге сумма сату-алу килешүендә күрсәтелмәгән, документ белән нигезләнмәгән иде. Ә калган 600 меңе килешүдә күрсәтелгәч, аны барыбер кайтару шансы зур иде», – дип аңлатты Хәлил Фәрдиев эш барышын.

Юрист Кадрия Абдуллина белдерүенчә, Әлмәттәге машина сатып җибәргән ир-атны мошенник дип тә әйтеп булмый. Ул үзе дә килеп чыккан ситуация корбаны. Соңрак ачыкланганча, Әлмәттә яшәүче Вәлиевлар Наталья исемле хатын-кызга 600 мең сум акча бирә, ул аларга Ерак Көнчыгыштан машина алып кайтырга тиеш була. «Әмма юлда машина һәлакәткә очрый, ремонт ясап булмый торган дәрәҗәдә», – дип хәбәр итә Наталья автомобиль көтеп торган гаиләгә. Аларны тынычландырыр өчен үзенең машинасын биреп җибәрә.

Вәлиевлар бу машинаны сатып, үзләре теләгән модель алырбыз дип уйлый. Машинаны үзенә теркәп тормыйча гына, Хәлил Фәрдиевка сата. Килешүдә транспортның бәясен 600 мең итеп күрсәтә, ә шәһәрдәшебез 1 миллион 100 мең сум түли.

«Дөресен әйткәндә, ситуация өметсез иде. Әлмәттән ир-ат машинаны Башкортстандагы хатын-кыз исеменнән саткан, үзе исәпкә дә куймаган. Ә машина банкта залогта булган, хуҗасы кредитын түләмәгән, бурычлары җыелган. Хәлил абый акчасыз да, машинасыз да калган иде. Машинасы бар, әмма ул арестта булгач йөреп булмый бит. Мин суд алды претензиясе әзерләдем, акчаны кайтармаган очракта нәрсә буласын аңлаттым. Әлеге арадашчы ир-ат Аллаһка ышанган, мөселман кешесе иде, барлык акчаны да тиененә кадәр кайтарырга вәгъдә итте. Акчаны кайтармаса, эшенә дә чыгарга җыенган идек. Эш судка барып җитмәде – Хәлил Фәрдиевка акчаларын кайтардылар. Хәзер Әлмәттә яшәүче арадашчы машинаның элеккеге хуҗасы белән судлаша. Эш Салават шәһәрендә карала», – дип сөйләде юрист Кадрия Абдуллина.

Әмма моның белән генә Хәлил Фәрдиевның проблемалары тәмамланмый. Ул икенче автомобилен – микроавтобусын сатарга җыенганда да охшаш бәлага тарый. «Хендай» машинасына да теркәү эшләре алып баруга арест салынган булып чыга, гәрчә Хәлил Фәрдиев инде 6 ел аның хуҗасы булып торса да.

«2020 елны алган идём, алмаштырырга уйладым «трейд-ин» программасы белән, аласы кешеләр машинаны база буенча тикшергәннәр дә, миңа шалтыраталар – теркәү эшләре алып баруга тыю тора диләр. Мин тагын юрист Кадрия Бариевнага мөрәҗәгать иттем, ул документларны тикшерде, дөрестән дә, микроавтобусның элеккеге хуҗасы, шәхси эшмәкәр банкротлыкка биргән, эш арбитраж судта каралган. 2024нче елда арест салганнар. Монда суд приставлары гаепле инде – тикшереп тормаганнар. Мин Башкортстанның суд приставларына хат юлладым, җавап көтәбез. Монысын саткач бөтенләй яңа машина алырга булдым – тарихы чиста булсын, үземнең башка милекне дә тикшереп карарга кирәк әле. Әгәр сатарга уйламаган булсам, бу турыда белмәгән дә булыр идём, инспекторлар туктатып штраф-стоянкага алып китәр иде», – ди Хәлил Фәрдиев.

Бу ике очрак та Хәлил Фәрдиев өчен зур сабак була. «Дөньясы шул бит. Телевизорны ачсаң да, бөтен җирдә алдашу – фатирлар белән алдап урамда калдыралар. Бер ни эшләтеп булмый. Соңгы очрак суд приставының игътибарсызлыгы бит. Әле ни булып бетәр, ярый да барысы да минем файдага хәл ителсә», – дип борчыла ул.

Юрист Кадрия Абдуллина белдерүенчә, мондый хәлләр аның тәҗрибәсендә еш очрый. «Шуңа машина сатып алганда аның тарихын яхшылап тикшерергә кирәк», – ди ул. ЮХИДИда тыюлар булмавын, сатучының исем-фамилиясе буенча судлар сайтларын тикшерергә. Арбитраж суд сайтыннан да карарга – бәлки аңа карата банкротлык буенча эш караладыр, яки ул банкротлык эшендә катнашучыдыр. Нотариат сайтыннан машинаның залогта түгелме икәнлеген дә карарга кирәк.

«Хәзер аферистлар бик күп, күзгә карап алдыйлар. Әгәр машина эзләүдә булса да, юлларын урап икенче төбәккә алып киләләр. Әгәр транспорт яңадан шунда, мисал өчен Башкортстанга бара икән, контроль пунктта «поток» дигән система аша сигнал килә. Инспекторлар машинаны шундук штраф-стоянкага алып китәләр. Суд һәрчак та залог хуҗасын яклый, өстенлек банкларда. Шуңа гел әйтеп киләбез – машина алганда яхшылап тикшерегез дип. Бәлки хуҗасы автомобилен залогка калдырып, банктан кредит алгандыр. Микрофинанс оешмалары аеруча моның белән шөгыльләнергә ярата», – дип кисәтте юрист Кадрия Абдуллина.