Contact Info

img
Эльмир Низамов: «Композитор тавышы – ул яшәгән тирәлек тавышы, Ключарев – шуның мисалы»

Бүген күренекле композитор Александр Ключаревның тууына 120 ел.

Әлеге дата уңаеннан композитор Эльмир Низамов үзенең каналында аның музыкасы белән беренче очрашуын искә төшерә.

«Александр Ключарев – минем өчен татар музыкасы дөньясында аерым урын тоткан фигура – татар академик музыкасы белән беренче очрашуым Ключарев музыкасыннан башланды. Миңа 12 яшь иде. Без гаиләбез белән Ульяновскида яши идек. Балалар музыка мәктәбендә укыганда фортепиано буенча беренче педагогым Галина Сергеевна Сидорова миңа, өйрәнү өчен, «Шүрәле» пьесасын бирде. Якты, җанлы, уртасы ре мажорда язылган матур пьеса иде — әле дә яхшы хәтерлим. Галина Сергеевна татар малаеның татар музыкасы белән таныш булырга тиешлеген яхшы аңлап, миңа өйрәнергә шул музыканы биргән бит инде. Ключаревның бу әсәре чыннан да мин моңарчы өйрәнгәннәрдән аерылып тора иде. Казанга күченеп килгәч, мин бу композитор белән ныграк таныштым», дип яза ул.

Эльмир Низамов Александр Ключеравның музыкасы гаҗәеп феномен булуына басым ясаган. «Чыгышы буенча татар булмаса да, татар тирәлегендә формалашып, ул иң күренекле татар кломпозиторларының берсенә әверелгән. Композиторның тавышы еш кына ул яшәгән тирәлек тавышы – бу шуны тагын бер кат раслый торган мисал. Аның иҗаты татар музыкасына хөрмәт белән сугарылган. Аны һәм аның татар музыкасына мәхәббәтен тоясыгыз килсә, Александр Ключерав музыкасын тыңлагыз», – дип киңәш бирә композитор.

  • Александр Ключарев – күренекле композитор, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Казанның 7 нче балалар музыка мәктәбе аның исемен йөртә.

Бер кызыклы факт: Александр Ключарев Мәскәү консерваториясен тәмамлагач (1933 ел), яшь композиторның үз әсәрләреннән төзелгән беренче авторлык концерты була. Шунда аның «Галиябану» симфоник сюитасы да башкарыла. Шул концертны тыңлаган, ул вакытта Мәскәүдә яшәгән Муса Җәлил композиторның иҗатына югары бәя биреп, «Коммунист» газетасында(1933, 30 ноябрь): «Без бу яшь таланттан татар совет музыкасы өчен тагын күп нәрсәләр көтә алабыз», — дип язып чыга.