Җырчы Иркә һәм алып баручы Илмир Ямалов Шыгырданда бер чарада очрашканнар. Илмир Иркәгә озак еллар саклап торган бүләген тапшырган.
«Бу бүләкне мин быел әзерләмәгән идём. Бер 13-14 ел элек, Җәлилдә эшләгәндә, Иркәнең бер костюмы калган иде», – ди ул һәм, куана-куана, костюмны хуҗасына тапшыра.
«Мин ул костюмны бер тапкыр гына кигән идём. Ничә ел аңарда сакланды. Сорарга курыктым, мин инде, тотып аткансыңдыр, дип уйлаган идем», – ди җырчы. Кызыл костюм белән бергә колготки да калган булган.
«Бер фатирдан икенчесенә күчкәндә дә үзебез белән йөрттек. Ул безгә акча да, бәхет тә, әле балалар да алып килде», – дип шаярта Илмир.
«Балалар дигәч, мин моны хәзер кияргә дә куркам. Мин бит бу күлмәкне 3 баланы тапканнан соң тектергән идем», – дип искә ала җырчы. Шулай да киеп күрсәтергә вәгъдә бирә.
Интертат




