10–12 июль көннәрендә, кичке 18:00 сәгатьтән иртәнге 06:00 сәгатькә кадәр, Актаныш районында Сосновский балтырганы баскан территорияләрдә химик эшкәртү үткәреләчәк.
Татар Ямалысы авыл җирлеге, Татар Ямалысы авылы (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр һәм урман фонды), Усы авылы (авыл хуҗалыгы җирләре һәм чокырлыклар), Киров авыл җирлеге, Киров исемендәге совхоз поселогы (авыл хуҗалыгы җирләре) эшкәртеләчәк.
«Магнум, ВДГ» һәм «Глифор Форте, ВР» препаратлары кулланылачак. Икесе дә куллану кагыйдәләрен үтәгән очракта аз куркынычлы.
Бал кортлары тотучыларга эшкәртү вакытында һәм аннан соң 20–24 сәгать дәвамында умарталарны изоляцияләү сорала.
Эшкәртелгән территорияләргә 15 көн дәвамында керү тыела.
Эшкәртелгән җирләрдә гөмбә һәм җиләк җыю, терлек көтү рөхсәт ителми.




