Contact Info

img
Гөлфәридә әби Могыйзова 95 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте

Ябалак авылында яшәүче Гөлфәридә әби Могыйзова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Акъәбигә район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин олы хөрмәт белдереп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.

Гөлфәридә әби Могыйзова гомер буе колхозда хезмәт итә. Ир-егетләр белән беррәттән урып-җыю, җир сукалау эшләрендә дә катнаша. Озак еллар сарык фермасында эшли. Намуслы хезмәте өчен “Атказанган колхозчы”дигән мактаулы исем белән бүләкләнә.

Авыл егете белән матур гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк итә. Газиз ике улын югалту ачсын да йөрәге аша кичерә. Бүгенге көндә акъәби кызлары Наилә һәм Назимә гаиләләре тәрбиясендә гомер кичерә. Кызлары Наилә һәм кияве Хәлим әниләрен тәрбияләү өчен Мәскәү шәһәреннән күченеп кайткан.