Татарстанның Кайбыч районында М-12 трассасында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган.
«Хендай» автомобиле куркынычсыз тизлекне арттыра, «Валдай Луидор» йөк машинасына якын килә һәм аның белән бәрелешә. Бу бәрелештә җиңел машина йөк машинасы астына кереп китә. Машина йөртүче һәм өч пассажир урында вафат булга. Бу хакта Татарстан ГАИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Прокуратура һәлакәт факты буенча тикшерү оештырган. Кайбыч районы прокуроры Игорь Осипов барлык хәлләрне ачыклау өчен урынга чыккан.
Вечерняя Казань





