Кыш көне биналар түбәсендә җыелган кар һәм боз кешеләр өчен җитди куркыныч тудыра.
Кызганычка каршы, ел саен мондый хәлләр җәрәхәтләргә, хәтта үлем очракларына китерә.
2026 елның гыйнварыннан башлап, Татарстанда производствода түбә чистарту вакытында инде 3 хезмәткәр зыян күргән: икесе — авыр, бер очрак үлем белән тәмамланган.
Белгечләр ассызыклаганча, мондый фаҗигаләрне булдырмауның иң нәтиҗәле юлы — карны вакытында чистарту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү.





