Contact Info

img

2025 елда Казан метрополитенының 20 еллыгы алдыннан станцияләргә ремонт үткәрелгән.

Башкала мэры Илсур Метшинның Мәскәү хакимиятенә мөрәҗәгатеннән соң Казанга Мәскәү метрополитенының 1 вагоны бүләк ителгән. Мондый яңа вагонның бәясе 200 миллион сум, әлеге вагонда тоннельләрдәге тимер юлларны тикшерә торган лаборатория җиһазландырылачак.

– Метрополитенның буеннан-буена элемтә кабеле сузыла, турникетлар QR-код технологияләре белән камилләштерелә. Жетоннар куллану акрынлап бетереләчәк, – диде “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков.

Мәсьәләгә карата Казан мэры Илсур Метшин үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

– Бу модага иярү түгел. Бездә туристлар елына 7 миллион сумлык жетонны шәһәрдән алып китә, шунлыктан жетоннарны куллану бетереләчәк, – диде мэр Илсур Метшин.